• Русский
  • Татарча

Рухи кыйммәтләр ориентирларын формалаштыру буенча белем бирү тренингы

Рухи кыйммәтләр ориентирларын формалаштыру буенча белем бирү тренингы

2025 елның 2 декабрендә Казан шәһәренең «4 нче номерлы гимназия-интернат» белем бирү учреждениесендә Россия мәгариф академиясенең «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Мәгариф оешмаларында рухи кыйммәтләр ориентирларын формалаштыру» темасына укыту тренингы үткәрелде (алып баручы – Шәехов М.Р., тәрбия лабораториясе һәм асоциаль тотышны профилактикалау).

Тренинг вакытында педагоглар үзләре һәм мәктәпләре өчен рухи кыйммәтләр ориентирларын аңлау һәм формалаштыру максатыннан төрле күнегүләр башкардылар һәм төркем эшендә катнаштылар.

Тренингта катнашучылар эш форматын уңай бәяләделәр, аның үз эшчәнлекләре өчен нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: