• Русский
  • Татарча

Кадетларга белем бирү системасы шартларында гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча укыту семинары: алымнар, технологияләр

Кадетларга белем бирү системасы шартларында гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча укыту семинары: алымнар, технологияләр

2025 елның 28 ноябрендә «Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. Казан кадетлар мәктәп-интернаты» базасында кадетларга белем бирү системасы шартларында гражданлык-патриотик тәрбия буенча семинар үткәрелде (җитәкчесе – Хазбиева Л.И., асоциаль тотышны тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре).

Семинарда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары – Мәскәү шәһәре, Чуваш Республикасы, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород өлкәсенең кадет мәктәпләреннән тәрбиячеләр катнашты.

Семинар барышында катнашучылар тәрбия процессын оештыруның актуаль темалары белән таныштылар: педагог эшендә ясалма интеллект куллану, укучыларның проект эшчәнлеген оештыру, гражданлык-патриотик тәрбия кысаларында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру.

Фотогалерея: