• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

Гыйльми совет утырышы

3 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы булды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты. 

Утырышны ректор Л.Н. Ногманова ачып җибәрде, ул көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм «2026 елга институтның дәүләт йөкләмәсе проектын формалаштыру турында» доклады белән чыгыш ясау өчен сүзне фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдиновага тапшырды.

Аннары «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең алгарышлы үсешен тәэмин итүдә проект командаларының роле» дигән доклад белән укыту-методика эше буенча проректор А.В. Хохлов чыгыш ясады.

Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы В.Я. Шабалинаның «ТР Мәгарифне үстерү институтының өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә аспирантларны җәлеп итүнең гамәли әһәмияте һәм социаль кыйммәте» дигән чыгышы аспирантлар әзерләүнең заманча аспектларына бәйле иде.

Аннары асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе (Г.Р. Мортазина, мөдир, Л.И. Хазбиева, фәнни хезмәткәр) әзерләгән «Мәгариф оешмалары эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе буларак патриотик тәрбия: тикшеренү, проектлар, чишелешләр эзләү» доклады тыңланды һәм фикер алышынды.

Йомгаклау мәсьәләсе институтның фәнни хезмәткәрләре һәм профессор-укытучылар составының вакантлы вазифаларын биләүгә дәгъва кылучылар конкурсын үткәрүгә багышланган иде. Кандидатуралар яшерен тавыш бирү юлы белән расланды.

Һәр доклад һәм чыгыш нәтиҗәләре буенча Гыйльми совет карары кабул ителде.

Фотогалерея: