• Русский
  • Татарча

«Заманча белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды

«Заманча белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды

2025 елның 15 сентябреннән 06 декабренә кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре «Заманча белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы буенча укулар үткәрде.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф менеджментының актуаль мәсьәләләре, гомуми теория һәм менеджмент тарихы, мәгарифтә стратегик менеджментның гамәли аспектлары, мәгариф оешмасы белән идарә итү теориясе һәм технологияләре, персонал менеджменты, инновацион менеджмент, идарә психологиясе һ.б. каралды.

Йомгаклау этабы барышында Казан шәһәренең түбәндәге мәйданчыкларында «Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм Федераль дәүләт белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмасы белән идарә итүдә инновацион алымнар» темасына көндезге стажировкалар үткәрелде:

  • Казан шәһәре Мәскәү районының «Гармония» 20 нче номерлы гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (директоры М.А. Николаев); 
  • Казан шәһәре Яңа Савин районының «177 нче номерлы лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (директоры И.Ф. Имамов);
  • Казан федераль университетының «Н.И. Лобачевский исемендәге лицее» урта мәктәп-интернаты (директоры Е.Г. Скобельцына);
  • Казан шәһәре Совет районының «29 нчы номерлы Прогимназия» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе (директоры О.П. Лонщакова). 

Укулар дәүләт йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Дәүләт йомгаклау комиссиясе әгъзалары тыңлаучыларның әзерлеге шактый югары булуын билгеләп үттеләр. Йомгак ясаганда, тыңлаучылар программаның тулылыгын һәм гамәли юнәлешлелеген, укуның барлык этапларында да яхшы алып барылуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: