
Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев 14 ноябрьдә мәгариф сыйфатын бәяләү буенча Бөтенроссия конференциясе барышында «Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе» проектына йомгак ясау турында игълан итте.
«Көчле һәм уңышлы мәктәпләрне, хезмәттәшләре алардан үрнәк алырдайларны, эшне оештыру тәҗрибәсен һәм нәтиҗәле практикаларын үзләштерергә мөмкин булганнарны атау һәм билгеләп үтү мөһим», – дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе.
«Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе» ике юнәлештә гамәлгә ашырыла:
- Белем бирү нәтиҗәләре югары – югары һәм шул ук вакытта объектив белем бирү нәтиҗәләре булган гомуми белем бирү оешмаларына бирелә торган билге. Әлеге билге белән Россиянең 63 төбәгеннән 330 мәктәп билгеләнде.
- Югары бәя культурасы – югары объектив бәя бирә торган гомуми белем бирү оешмаларына бирелә торган билге. Бу юнәлеш буенча 970 мәктәп югары бәя алды.
Татарстанда 21 белем бирү оешмасы «Югары белем бирү нәтиҗәләре» билгесен алды:
- Казан шәһәре Совет районының лицей-инженерлык үзәге;
- Саба муниципаль районының сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге;
- Чистай муниципаль районының 1 нче номерлы лицее;
- Яр Чаллы шәһәренең 57 нче номерлы гимназиясе;
- Яр Чаллы шәһәренең 61 нче номерлы гимназиясе;
- Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы номерлы гимназиясе;
- Яр Чаллы шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицее;
- Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче номерлы гимназиясе;
- Актаныш муниципаль районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты;
- Әлмәт муниципаль районының «Менеджер» 23 нче номерлы урта мәктәбе;
- Әлмәт шәһәренең 1 нче номерлы лицей-интернаты;
- Бөгелмә муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы номерлы гимназиясе;
- Саба муниципаль районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее;
- Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче номерлы лицее;
- «Елена-Сервис» урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей-интернаты;
- Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче номерлы гимназиясе;
- КФУның IT-лицее;
- Иннополис Лицее.
«Бәяләүнең югары культурасы» билгесен республиканың 54 гомуми белем бирү оешмасы алды:
- Бөгелмә муниципаль районының Һади Атласи исемендәге 14 нче номерлы татар гимназиясе;
- Кукмара муниципаль районының Г.Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе;
- Казанның Халыкара мәктәбе;
- 139 нчы номерлы гимназия-Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф үзәге;
- Яр Чаллы шәһәренең 36 нчы номерлы инновацион технологияләр лицее;
- Кукмара муниципаль районының Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәре Мәскәү районының М.С. Устинова исемендәге 102 нче номерлы гимназиясе;
- Казан шәһәре Совет районының 187 нче номерлы күп профильле лицее;
- Бөгелмә муниципаль районының Мостафа Онджел исемендәге лицей-интернаты;
- Н.И. Лобачевский исемендәге академия лицее;
- 83 нче номерлы лицей-Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф үзәге;
- Саба муниципаль районы Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Саба муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Яшел Үзән муниципаль районының 3 нче номерлы гимназиясе;
- Яшел Үзән муниципаль районының Советлар Союзы Герое Николай Соболев исемендәге 2 нче номерлы Васильево урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәре Мәскәү районының Л.Н. Мурысин исемендәге 94 нче номерлы гимназиясе;
- Бөгелмә муниципаль районының 2 нче номерлы лицее;
- КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты;
- Әлмәт шәһәренең 2 нче номерлы лицее;
- 179 нчы номерлы гимназия-Казан шәһәре Яңа Савин районы мәгариф үзәге;
- Менделеевск муниципаль районының 1 нче номерлы гимназиясе;
- Аксубай муниципаль районының Савгачев урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Әтнә муниципаль районының Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогының Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Питрәч муниципаль районының Кощак урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Кукмара шәһәр тибындагы поселогының Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиясе;
- Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы номерлы гимназиясе;
- Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Казан суворов хәрби училищесы;
- Казан шәһәре Вахитов районының 3 нче номерлы гимназиясе;
- Мамадыш шәһәренең академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее;
- Мамадыш шәһәренең 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәре Вахитов районының 12 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Түбән Кама муниципаль районының 35 нче номерлы лицее;
- Яр Чаллы шәһәренең 58 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәре Яңа Савин районының 23 нче номерлы лицее;
- Түбән Кама муниципаль районының 24 нче номерлы лицей-интернаты;
- Чирмешән муниципаль районының 2 нче номерлы Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче номерлы гимназиясе;
- Яшел Үзән муниципаль районының С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе;
- Әлмәт шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясе;
- Казан шәһәре Мәскәү районының Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясе;
- Казан шәһәре Авиатөзелеш районының М. Җәлил исемендәге 26 нчы номерлы лицее;
- Аксубай муниципаль районының 2 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Нурлат шәһәренең Советлар Союзы Герое Сергеев Михаил Егорович исемендәге Нурлат гимназиясе;
- Яр Чаллы шәһәренең 77 нче номерлы гимназиясе;
- Балтач муниципаль районының Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Саба муниципаль районының «Рост» («Үсеш») Шәмәрдән лицее;
- Кукмара муниципаль районының Р.М. Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе;
- Минзәлә шәһәре гимназиясе;
- Бала-Сити академиясе (Балалар шәһәре);
- Лениногорск шәһәренең Россия Герое Исламов Дамир Нәзир улы исемендәге 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Иннополис мәктәбе;
- Казан шәһәре Яңа Савин районында инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 9 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Балтач муниципаль районының Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Мактау билгеләрен әлеге мәктәпләр үз сайтларында урнаштыра алачак.
«Без зур шәһәрләрнең топ мәктәпләрен генә түгел, чикләнгән социаль-икътисади шартларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче мәктәпләрне дә билгеләп үтәчәкбез. Объектив нәтиҗәләр күрсәтүче һәм моннан курыкмаган мәктәпләрне аерым билгеләп үтәчәкбез», – дип сөйләде Анзор Музаев.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча


