
Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар саны 350дән 430га кадәр артты.
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Элегрәк ул ришвәтчелеккә каршы экспертиза узган иде.
Физика-математика профиле укытучылары арасында грантлар алучылар саны элеккеге 100дән 130га кадәр, ә педагоглар – физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре арасында 100дән 200гә кадәр артты.
Шул ук вакытта физика-математика профильле яшь укытучылар арасында ярдәм алучылар саны 150дән 100гә кадәр кимеде.
Грант түләүләренең күләме үзгәрешсез кала: 344 828 сум – физика-математика профиле укытучылары өчен, 275 862 сум – тиешле профильдәге яшь педагоглар өчен, 103 448 сум – физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен.
Физика, математика һәм информатика педагогларына түләүләр күләме узган елның көз башында арттырылды, бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.
Мәктәп укытучыларына ярдәм, аерым алганда, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына ирешүгә этәргеч бирә.
ТР Мәгариф һәм фән минтстрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча


