• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен республика семинар-киңәшмәсе

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен республика семинар-киңәшмәсе

2026 елның 16 гыйнварында Ютазы муниципаль районы территориясендә «Хәзерге шартларда гаилә һәм балалар бакчасының үзара бәйләнеше: әхлакый-патриотик тәрбия» республика фәнни-гамәли семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Чарада методистлар, мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә юнәлешне алып баручы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Семинар кысаларында Ютазы районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары түбәндәге актуаль юнәлешләр буенча нәтиҗәле педагогик практикалар тәкъдим иттеләр:

  • мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм гаиләнең партнерлыкка нигезләнгән үзара багланышы шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гражданлык тәңгәллеге нигезләрен формалаштыру;
  • мәктәпкәчә белем бирү оешмасында волонтерлар берләшмәсен оештыру проектын гамәлгә ашыру;
  • «Беренчеләр хәрәкәте» балалар берләшмәсе эшчәнлеге кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гражданлык-патриотик тәрбияләү;
  • патриотик тәрбиянең нәтиҗәле инструменты буларак «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – гаилә – социум» моделен кертү.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Рәсилә Илдус кызы Латыйпова катнашты. «Ата-аналар белән багланышларның яңа формасы буларак агарту эшчәнлеге» темасына ясаган чыгышында ул ата-аналарны агарту программасын системалы рәвештә гамәлгә ашыру гаиләне психологик-педагогик яктан тәэмин итүнең яңа һәм кирәкле форматы булуын ассызыклады. 

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар, үзләштергән белемнәрен белем бирү практикасында кулланырга әзер булуларын белдереп, чараның гамәли әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. 

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: