19 гыйнвар, 2026 - 12:03

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында «Сфера иҗади үзәге» нәшриятының яңа әдәбият («Логопед» һәм «Управление дошкольным образовательным учреждением» журналларына кушымталар) күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә тәкъдим ителде:
- сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, гомуми сөйләм үсеше тоткарлыклары булган балалар белән коррекцион-логопедик эш буенча методик кулланмалар;
сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль-коммуникатив үстерү буенча кулланма; - социаль инклюзия һәм психологик ярдәм системасы буенча басма;
- өстәмә белем бирү оешмасында методик эшне оештыру, персонал белән идарә итү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча методик кулланмалар;
- мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирүдә тайм-менеджмент буенча басма;
- педагоглар һәм ата-аналар белән эшләүдә интерактив технологияләргә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның коллектив белем бирү эшчәнлегендә хезмәттәшлек итүнең яңа технологияләренә һәм алымнарына багышланган методик ярдәмлекләр һ.б.
Күргәзмәдә шулай ук 3-7 яшьлек балалар өчен «Моя малая родина» («Минем кече Ватаным») патриотик тәрбия программасы тәкъдим ителгән.






