20 гыйнвар, 2026 - 14:12

Республикада «Россиянең ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды. 2026 елның 20 гыйнварыннан 05 февраленә кадәр Татарстан Республикасында «Россиянең ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының зона этабы үткәреләчәк.
Конкурсантларны 5 зонада кабул итәчәкләр: Алабуга, Чирмешән, Югары Ослан муниципаль районнары һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләре базасында.
Зона этабында 93 педагог катнашыр дип көтелә: «Ел укытучысы» номинациясендә - 48, «Педагогик дебют» номинациясендә - 45 кеше.
2026 елның 20-21 гыйнварында конкурс Яр Чаллы шәһәрендә үткәреләчәк.




