• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2026 елның 30 гыйнварында 15.00 сәгатьтә гомуми һәм урта һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында чираттагы вебинар булачак. Вебинарның темасы – «Юлда куркынычсызлык булсын өчен үз-үзеңне тоту мәктәбе».

Чакырылган спикер «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Любовь Тимофеевна Ананьичева булачак. 

Вебинарда катнашу өчен чакырылалар: 

  • мәгариф оешмалары администрациясе вәкилләре;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • гомуми белем бирү мәгариф оешмалары тәрбиячеләре;
  • урта һөнәри белем бирү төркемнәре кураторлары;
  • педагог-психологлар;
  • социаль педагоглар.

Вебинарны трансляцияләү әлеге сылтама буенча:
https://sferum.ru/?call_link=sy2J95-8f8liB4DPd8C8DyoGWJIOLzgVJMItJ_Je9xs

Чакырылган спикер өчен сорауларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының ВКонтактедагы рәсми берләшмәсенең комментарийларында калдырырга мөмкин.
#ИРОРТ

Хэштеглар: