
Хөрмәтле коллегалар!
2026 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе 2026 елның 27 февраленнән 18 мартына кадәр «Заманча мәгариф киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Конференциянең максаты: Татарстан Республикасының хәзерге Мәгариф киңлегендә тәрбия эшчәнлеген нәтиҗәле идарә итү һәм оештыруның актуаль проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышып, тәҗрибәне тәкъдим итү һәм аңлау.
Конференциядә катнашу өчен Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары белгечләре һәм/яки муниципаль берәмлекләрнең методистлары, педагог-психологлар, тәрбия буенча киңәшчеләр, педагог-оештыручылар, яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, социаль хезмәткәрләр чакырыла.
ПЛЕНАР УТЫРЫШ 2026 елның 18 мартында 13.00-14.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк.
Үткәрү урыны: Казан ш. Совет районының «С.Х. Заһидуллина исемендәге 159 нчы номерлы лицее» МБМУ (Казан ш., Нокса авышлыгы ур., 17 йорт.).
СЕКЦИЯЛӘР ЭШЕ
2026 елның 27 февралендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә
1 нче секция. Балаларны һәм яшүсмерләрне хәрби-патриотик тәрбияләү һәм белем бирү практикасы: Ватанга хезмәт итү, тарихи хәтер, Ватанны саклаучылар һәм Геройларның батырлыкларын мәңгеләштерү (Г.И. Никишина ис. «Листая страницы Великой Победы...)» V фәнни-гамәли конференция).
Үткәрү урыны: ТР Лениногорск муниципаль районының «Россия Герое Исламов Дамир Нәзир улы исемендәге Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ, «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 68 нче йорт).
2026 елның 14 марты 09.00-13.00 сәг
2 нче секция. Хәзерге мәгариф киңлегендә кыйммәтләр ориентацияләрен формалаштыру һәм үстерү.
Үткәрү урыны: «Күнекмәләр академиясе» коммерцияле булмаган автоном гомуми белем бирү оешмасы (Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 139 йорт, 4 к.)
3 нче секция. «Без барыбыз да балачактан»: Юрий Коваль әдәби мирасының тәрбия потенциалы.
Үткәрү урыны: ТР Лаеш муниципаль районының Урта Девятово урта гомуми белем бирү мәктәбе МБМУ (Лаеш районы, Урта Девятово авылы, Сергеев ур., 8 йорт)
2026 елның 18 мартында 14.00-16.00 сәгатьләрдә
4 нче секция. Үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү: эзләнү, тәҗрибә, традицияләр (С. Х. Заһидуллина ис. педагогик укулар).
Үткәрү урыны: Казан ш. Совет районының «С.Х. Заһидуллина исемендәге 159 нчы номерлы лицее» МБМУ (Казан ш., Нокса авышлыгы ур., 17 й.).
5 нче секция. Хезмәт аша тәрбияләү: тыл хезмәтчәннәренең батырлыгыннан һөнәри үзбилгеләнүгә һәм үз иркең белән эш башкаруга
Үткәрү урыны: ТР Сарман муниципаль районының «2 нче номерлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ (Сарман районы Җәлил штп., Әхмәдиев ур., 23 йорт)
6 нчы секция. Рухи-әхлакый тәрбия: мирас һәм хәзерге заман (Җамалетдин Бикташи исемендәге X туган якны өйрәнү, проект һәм иҗат эшләре конференциясе)
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Мамашир урта мәктәбе» МБМУ (Кукмара районы, Мамашир авылы, Равил Нигъмәтуллин ур., 14 йорт)
7 нче секция. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар
Үткәрү урыны: Казан ш. Совет районының «С Х. Заһидуллина исемендәге 159 нчы лицее» МБМУ (Казан ш., Нокса авышлыгы ур., 17 йорт).
Катнашу формасы – кара-каршы һәм онлайн (дистанцион).
Конференциянең эш телләре – рус, татар.
Конференциядә катнашу өчен катнашучының электрон гаризасын сылтама буенча кереп тутырырга кирәк:
1 нче секция. - 17 февральгә кадәр, калган барлык секцияләр - 2026 елның 2 мартына кадәр (шул датаны да кертеп).
Конференция буенча тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә.
Конференция турындагы барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында урнаштырылачак http://www.irort.ru.
Катнашучылар электрон формада (pdf) сертификатлар алачак.
Конференциядә катнашу бушлай.
Конференция материаллары җыентыгын бастыру каралмаган.


