• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты

Татарстан Республикасында 2026 елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс буенча сайлап алу башланды.

Конкурста ТРның мәктәпкәчә белем бирү программасын билингваль нигездә гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмалары катнаша.

Грант бирүнең максаты – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында билингваль белем бирүне оештыру процессын камилләштерү.

Конкурс буенча сайлап алу ике этапта үткәрелә – беренче этапта 37 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы үз проектларын тәкъдим итте, ә икенче этапта эксперт комиссиясе грантка дәгъва итүчеләрнең эшчәнлек эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләү максатыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына бара.

2026 елда эксперт комиссиясе составында ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы хезмәткәрләре – доцент Латыйпова Р.И., өлкән укытучы Абдуллина Р.В. эшли.

Экспертиза барышында түбәндәге төп юнәлешләр буенча комплекслы бәя бирелә:

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү өлкәсендә педагогик эшчәнлекне оештыруның системалылыгы.
  2. Тиешле белем бирү программаларын һәм практикаларын гамәлгә ашыруның ресурслар белән тәэмин ителеше.
  3. Кулланыла торган белем бирү формаларының, методикаларның һәм педагогик технологияләрнең инновациялелеге.
  4. Тәрбияләнүчеләрнең белем бирү нәтиҗәләре һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри казанышлары динамикасы.
  5. Педагогик коллективның грант тематикасына туры килә торган авторлык программалары һәм укыту-методик эшләнмәләр булуда чагыла торган методик активлыгы һәм продуктивлыгы.
  6. Балаларның билингваль үсеше мәсьәләләре буенча ата-аналар җәмәгатьчелеге белән психологик-педагогик хезмәттәшлек формаларының системалылыгы һәм вариативлыгы.

Конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче иң яхшы 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы билгеләнәчәк.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: