• Русский
  • Татарча

«Туклану мәктәбе» — «Пятерочка» сәүдә челтәренең бушлай белем бирү проекты

«Туклану мәктәбе» —  «Пятерочка» сәүдә челтәренең бушлай белем бирү проекты

«Туклану мәктәбе» — ул бөтен Россия буенча укытучыларга һәм тәрбиячеләргә балалар белән сәламәт туклану турында гади, кызыклы һәм нотык укымыйча гына сөйләшергә ярдәм итә торган «Пятерочка» сәүдә челтәренең бушлай белем бирү проекты. Барлык дәресләр төрле яшь категорияләренә яраклаштырылган, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә дә, өлкән сыйныф укучыларына да кызыклы булачак.

Узган уку елында «Туклану мәктәбе»ндә Татарстанның 59 мәктәбеннән 84 педагог катнашты һәм 2 262 укучы өчен дәресләр үткәрде!

Программага ниләр керә?

  • интерактив форматлы дәресләрнең әзер сценарийлары;
  • дәресләр үткәрү өчен төсле презентацияләр, методик һәм тарату материаллары;
  • укытучылар һәм укучылар өчен уңайлы онлайн-платформа.

Ничек кушылырга?
Программаның сайтында теркәлергә генә кирәк: https://школа-питания.рф
 
Материалларны кайда кулланырга?
Балалар бакчаларында дәресләрне өлкән һәм әзерлек төркемнәре тәрбиячеләре алып бара ала. Мәктәпләрдә һәм Ә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә материаллар сыйныф сәгатьләре һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен кулланылырга, шулай ук «Әйләнә-тирә дөнья», «Җәмгыять белеме», «Биология» һәм «Хезмәт (технология)» фәннәренә интеграцияләнергә мөмкин. 
 
Тагын нинди кызыклы әйберләр бар?
Баланслы туклану турында белемнәрне «Кухнядагы детективлар» аудиохикәясе ярдәмендә ныгытырга мөмкин. Әлеге мавыктыргыч тарихлар сериясе балаларны катлаулы һәм күңелсез кагыйдәләрдән башка гына туклану турында мөһим әйберләргә төшенергә өйрәтәчәк.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: