• Русский
  • Татарча

Рус теленнән күчмә белем бирү семинары

2019 елның 27 ноябре көнне Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 32 нче номерлы гимназиясе базасында рус теле укытучылары өчен «Укучыларны ДЙА форматларына әзерләү буенча актуаль сораулар» темасына күчмә белем бирү семинары үткәрелде.

Семинар эшендә Түбән Кама шәһәренең Мәгариф идарәсе методистлары, шәһәр һәм район укытучылары катнашты.

Семинар барышында укучыларны 2020 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү мәсьәләләре каралды.

Укытуны социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев һәм филология фәннәре кандидаты Д.Р. Копосов үткәрделәр.

Семинар ахырында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея