• Русский
  • Татарча

Этномәдәни белем бирү өлкәсендә педагогларны әзерләү

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Традицион мәдәният һәм белем бирү мохите» проекты белән федераль инновацион мәйданчык (ФИП) статусын алуга дәгъвачы булды. Проект:

  • өстәмә белем бирү программаларын һәм кыска вакытлы чараларны тормышка ашыру юлы белән этномәдәни белем бирү өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә;
  • үз практикаларында нигезендә халык традицияләре эстетикасы яткан формалар, программа һәм проектлар кулланган конкрет белем бирү оешмаларының тәҗрибәсе белән уртаклашуга һәм гомумиләштерүгә;
  • халык традицион мәдәнияте кыйммәтләренә нигезләнгән мәгърифәт һәм мәдәни-белем бирү проектларын пропагандалауга юнәлтелгән.

Проектны гамәлгә ашыру барышында Институт педагогларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, методистларга, җыр коллективлары җитәкчеләренә этномәдәни белем бирү мәсьәләләре буенча иҗади тәҗрибә алышу һәм методик хезмәттәшлек өчен шартлар тудырачак.

ГАУО ДПО ИРО РТ гыйльми советы утырышының 2019 елның 18 ноябрендәге 8 нче номерлы беркетмәсеннән өземтә