
2026 елның 6 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә «Белем бирү оешмаларында конфликтларны җайга салуның торгызу технологияләре стратегиясе һәм тактикасы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча тыңлаучыларны укыту тәмамланды (квалификация күтәрү программасының кураторы – психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы). Татарстан Республикасының 57 педагог хезмәткәре белем алды.
Программа шәхесара катлаулы хәлләрне хәл итүдә үзләренең һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрергә омтылучы педагоглар, психологлар һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен махсус эшләнгән.
Курсларда катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча файдалы белем һәм тәҗрибә тупладылар:
- Белем бирү тирәлегендә конфликтлы ситуацияләрне диагностикалау һәм анализлауның заманча методлары.
- Медиация һәм сөйләшүләр техникасын гамәлдә куллану.
- Торгызу педагогикасының төп принциплары һәм балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү алымнары.
- Укучылар һәм педагогик коллектив арасында конфликтларны профилактикалауның нәтиҗәле стратегияләре.
Белем бирү тәҗрибәле укытучыларның лекцияләрен, мастер-классларны һәм практик биремнәрдән торды. Катнашучыларга үзләштергән күнекмәләрен эштә кулланырлык реаль кейслар тәкъдим ителде. Барлык тыңлаучылар үзара аңлашу һәм хезмәттәшлекнең уңайлы атмосферасында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә һәм килеп чыккан проблемалар турында фикер алышырга мөмкинлеккә иябулдылар. Укулар йомгаклары буенча тыңлаучылар структуралаштырылган материалны, кызыклы практикаларны, аңлаешлы методикаларны һәм дустанә атмосфераны билгеләп үттеләр.








