• Русский
  • Татарча

«Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе» төбәкара конференциясе

«Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе» төбәкара конференциясе

2026 елның 7 февралендә «Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исем. аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында «Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе» традицион төбәкара конференциясе үткәрелде.

Конкурска бөтен Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән: Мәскәү, Йошкар-Ола, Чебоксар, Киров, Ульяновск, Чиләбе, Кызыл өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителгән иде. 

Экспертлар игътибарына 7 секциядә 121 эш тәкъдим ителде:

  • «Герой булып тумыйлар, герой булып үсәләр»;
  • «Туган як тарихы»;
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы: тарихи хәтер һәм заман таләпләре»;  
  • «Мәдәният һәм җәмгыять яшьләр күзлегеннән»;
  • «Тарих һәм хәзерге заман»;
  • «Өстәмә белем бирүнең тәрбия потенциалы»;
  • «Яшь буынга патриотик тәрбия бирүне оештыруның актуаль аспектлары: хәзерге шартларда тәҗрибә, тенденцияләр һәм проблемалар».

Конференциядә «Герой булып тумыйлар, герой булып үсәләр» секциясенең жюри әгъзасы сыйфатында тәрбияләү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Хәзбиева Лилия Илгиз кызы катнашты.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: