10 февраль, 2026 - 16:15

Татарстан Республикасында «Россиянең ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды. 2026 елның 20 гыйнварыннан 13 февраленә кадәр «Россиянең ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында зона этабы үткәрелә.
Казан шәһәренең Вахитов районындагы «12 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ бу көннәрдә дәрәҗәле конкурсның 5 зонасында катнашучыларны кабул итә. Чаралар 10, 11 һәм 13 февральгә планлаштырылган.
Беренче сынау көне (10.02) инде артта калды: Әтнә, Арча һәм Биектау муниципаль районнарыннан конкурсантлар осталыкларын һәм һөнәри үзенчәлекләрен күрсәттеләр.



