
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!
Фәнни хезмәтләрегезне «ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН МӘГАРИФЕ: АКТУАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘР ҺӘМ ИННОВАЦИЯЛӘР» электрон фәнни-методик журналының 2026 елның 1 нче санында урнаштырырга чакырабыз
(массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклык: ЭЛ № ФС 77-74813 2019 елның 21 гыйнварыннан. Таныклык элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан бирелгән)

УРНАШТЫРУ ШАРТЛАРЫ
Материалларны электрон журналда урнаштырырга теләүчеләр кирәкле документларны smi@irort.ru электрон почта адресына җибәрә яисә http://irortsmi.ru адресы буенча журналның сайтында тутыра алалар (QR-код сканын кулланырга мөмкин).
Кирәкле документлар:
1. Гариза.
2. Мәкалә тексты
3. Түләү турында квитанция (күчермәсе) (урнаштыруга рөхсәт турында хәбәр ителгәннән соң)
Бер автордан мәкаләләр саны чикләнмәгән.
Мәкаләнең автордашлары – өчтән артык түгел.
Гариза белән мәкаләне алганнан соң, журнал редакциясе 3 эш көне дәвамында аларның электрон почта аша кабул ителүен раслый.
Редакциягә кергән материаллар «Антиплагиат» системасында алынмаларның булу-булмавына мәҗбүри тикшерү уза. Журнал редакциясе сәбәпләрен аңлатмыйча гына язмадан баш тарту хокукын үзендә калдыра. Материалларның эчтәлеге һәм цитаталар өчен авторлар җаваплы. Рәсмиләштерү таләпләренә туры килми торган материаллар кабул ителми.
Журналда дөнья күргән материаллар Фәнни электрон китапханәдә (e-library.ru) урнаштырыла һәм Россия фәнни цитаталар индексы (РИНЦ) мәгълүмат базасына керә.
Мәкаләне журналда мәкалә элегрәк беркайда да урнаштырылмаган очракта гына бастырып чыгарырга мөмкин.
ГАРИЗАНЫҢ ФОРМАСЫ ҺӘМ АНЫ ТУТЫРУГА ТАЛӘПЛӘР
(ГАРИЗА АВТОРГА ҺӘМ АВТОРДАШЛАРГА ТУТЫРЫЛА)
|
|
|
|
Басма тибы |
ЭСМИ |
|
Фамилия |
Галиев |
|
Исем, атасы исеме |
Вәли Ислам улы |
|
Эш урыны |
Казан ш. Совет районының «181 нче номерлы күппрофильле мәктәбе» МБББУ |
|
Электрон почта адресы |
|
|
Телефон номеры |
+78439999999 |
| Башка мәгълүмат (вазифа, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем) |
учитель информатики, кандидат педагогических наук |
| Мәкаләнең исеме | Предмет укытучының белем бирүне цифрлаштыру шартларында белем бирү процессын оештыруга әзерлеге |
| Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык | Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә, шулай ук принципиаль булмаган үзгәрешләр кертүгә һәм текстны автор белән килештермичә төзәтүгә ризалык бирәм. |
ТАЛӘПЛӘР
Мәкалә структурасына таләпләр:
1. УДК индексы (битнең өске сул почмагы, Times New Roman шрифты, шрифтның үлчәме 14, ярымкалын).
2. Мәкалә исеме (битнең үзәгендә, Times New Roman шрифты, Шрифтның үлчәме 14, ярымкуе, барлык хәрефләр дә кечкенә, ун сүзгә кадәр).
3. Автор яисә авторлар (битнең уң почмагы, Times New Roman шрифты, шрифтның үлчәме 14, ярымалын). Авторларның фамилиясе, исеме, атасының исеме (кыскартуларсыз), исем килешендә, фәнни дәрәҗә һәм гыйльми исем турында белешмәләр (кыскартуларсыз), түбәндәге юл: авторның эш яки уку урыны (тулысынча, АББРЕВИАТУРАЛАРСЫЗ).
4. 5. Аннотация (русча, инглизчә).
6. Ачкыч сүзләр (русча, инглизчә).
7. Түбәндәге элементларны аерып күрсәтеп, структуралаштырылган текст:
Кереш өлеш.
Мәкаләнең төп материалын бәян итү.
Нәтиҗә.
Әдәбият.
Мәкаләне әзерләп тапшыруга техник таләпләр:
• Битнең форматы — А4.
• Мәкаләнең күләме — 6 ДАН 12 биткә КАДӘР. ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре өчен – 6 бит.
• Кырлар һәр яктан 20 мм.
• Шрифт – Times New Roman (кегль 14), юлара интервал 1,5.
• Абзац чигенеше – 1,25 см.
• Журналның эш телләре – рус, татар, инглиз телләре.
МӘКАЛӘ ТЕКСТЫН ӘЗЕРЛӘП ТАПШЫРУ ҮРНӘГЕ
УДК:378.2
Һөнәри әзерлек системасында булачак укытучыларның педагогик компетенциясен формалаштыру: ысуллар, принциплар, шартлар
Хәкимова Роза Илнур кызы
педагогика фәннәре кандидаты, доцент
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри дәүләт автоном белем бирү учреждениесе, Казан, Россия
Аннотация. Курсивсыз текст.
Ачкыч сүзләр: Курсивсыз текст.
Annоtation. Курсивсыз текст.
Keywords: Курсивсыз текст.
Кереш өлеш.
Мәкаләнең төп материалының эчтәлеге.
Нәтиҗә.
Әдәбият (алфавит тәртибендә, ГОСТ Р 7.0.5-2008)
БАСТЫРУ ШАРТЛАРЫ
- Мәкалә бастыру өчен рецензентның уңай бәяләмәсен алгач һәм түләүдән соң кабул ителә.
- Нәшрият хезмәтләренең бәясе – 1 бите 200 сум. Бәягә экспертиза, редактура, корректура, электрон версиягә әзерлек керә.
- ТР Мәгарифне үстерү институты аспирантларына һәм хезмәткәрләренә нәшрият хезмәтләре бушлай.


