• Русский
  • Татарча

Укучыларны мотивацияләү буенча яшь педагоглар өчен интенсив

Укучыларны мотивацияләү буенча яшь педагоглар өчен интенсив

2026 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе) Әлмәт шәһәренең «1 нче номерлы лицей-интернаты» МАМУ базасында «Һөнәри яктан камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларда региональ остазлык системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яшь укытучылары өчен белем бирү интенсивын үткәрде.

Бу 2025/2026 уку елы дәвамында гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яшь педагогларының шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү программасы кысаларында чираттагы чара булды.

Чараның беренче өлешендә катнашучылар Әлмәт шәһәренең «1 нче номерлы лицей-интернаты» МАМУ укытучыларының ачык дәресләрен карадылар: геометрия буенча – Маннанов Ринат Рамил улы, биология буенча – Игнатьева Айгөл Айрат кызы, физика буенча –Шәвәлиев Альмир Альберт улы. Дәресләрдән соң, укытучылар дәресләрне анализладылар һәм остазлар белән бергәләп фикер алыштылар, аларны яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Төшке аштан соң Әлмәт шәһәренең «1 нче номерлы лицей-интернат» МАМУ директоры Хәмидуллин Райнур Раил улы катнашучылар белән аларның мәктәптәге эшчәнлекләрен мотивацияләү буенча фикер алышты һәм аларны ныгыту, үстерү буенча идеяләр тәкъдим итте.

Казан шәһәренең «4 нче номерлы гимназия-интернаты» мәгариф учреждениесенең математика укытучысы, «Россия өчен укытучы» программасын үзләштергән Леонтьев Тимур Николаевич «Укучыларның мотивациясен ныгыту» дигән интерактив-гамәли сессия үткәрде, анда укытучылар мотивация буенча популяр теорияләрне өйрәнделәр, мотивациясе булмаган укучылар белән эшләү алымнары, дәресләрдә мотивацияләүче мохит булдыру ысуллары турында фикер алыштылар.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: