• Русский
  • Татарча

«Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: үсеш тенденцияләре, технологияләре, векторлары» Республика фәнни-гамәли конференциясенең«Листая страницы Великой Победы...» («Бөек Җиңү битләрен барлаганда») Г.И. Никишин исемендәге 1 нче секцияне үткәрү турында

«Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: үсеш тенденцияләре, технологияләре, векторлары» Республика фәнни-гамәли конференциясенең«Листая страницы Великой Победы...» («Бөек Җиңү битләрен барлаганда») Г.И. Никишин исемендәге 1 нче секцияне үткәрү турында

2026 елның 27 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе һәм Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» ИКМО «Мәгариф идарәсе» МКУ мәйданчыкларында гибрид форматта «Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» Республика фәнни-гамәли конференциясенең Г.И. Никишин исемендәге «Листая страницы Великой Победы...» («Бөек Җиңү битләрен барлаганда») 1 нче секция үткәрелде.

Секция эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан төрле дәрәҗәдәге белем бирүче 70тән артык педагогик хезмәткәр катнашты.

Секция утырышы барышында мәгариф учреждениеләрендә тәрбия эшенең эчтәлеген һәм формаларын яңарту, укучыларда патриотизм, гражданлык хисе, Ватанны саклаучылар истәлегенә һәм Ватан геройларының батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү буенча мәдәният учреждениеләренең мәктәпләр һәм балалар-яшүсмерләр берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

Педагоглар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм балаларга һәм яшьләргә гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән мәдәни, социаль проектлар һәм мәгариф программалары нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук секция кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Путь к Победе» («Җиңүгә юл») музыкаль-интерактив уенын тәкъдим итү булды.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: