
Хөрмәтле коллегалар!
«Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: үсеш тенденцияләре, технологияләре, векторлары» Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен тапшырылган материаллар һәм гаризалар өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез!
Конференциядә катнашу өчен барлыгы 300дән артык гариза җибәрелгән иде, аларның иң яхшылары оештыру комитеты тарафыннан чыгыш ясау өчен сайлап алынды.
Без сезнең барыгызны да 2026 елның 18 мартында 14.00 сәгатьтә башланачак конференциянең пленар утырышында Казан шәһәре, Ноксинский спуск (Нокса авышлыгы) урамы, 17 йорт адресы буенча (Казан шәһәре Совет районының «С.Х. Заһидуллина исемендәге 159 нчы номерлы лицее» МБМУ), шулай ук теләк белдерү буенча секция утырышларында катнашырга чакырабыз.
Тоташу өчен барлык сылтамалар, чыгышларның темалары һәм мәйданчыкларның адреслары тәкъдим ителгән программада күрсәтелгән.
Барлык катнашучыларга да электрон формадагы (pdf) сертификатлар биреләчәк.
Конференциядә очрашканга кадәр!


