
Казанда «Россиянең ел укытучысы – 2026» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне атадылар. Быел Татарстанда 1,8 меңнән артык педагог мәктәп, муниципаль һәм зона сайлап алуларын үтте. Төбәк этабында иң яхшы укытучы исеме өчен 40 тан артык конкурсант көрәште.
«Конкурс иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны эзләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән»
Бүген Казанда «Россиянең ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс берничә этапта: мәктәп, муниципаль, зона, төбәк һәм йомгаклау этапларында үткәрелде.
Татарстанда мәктәп этабында 1,8 меңнән артык педагог, муниципаль этапта – 900дән артык һәм зона этабында 92 кеше катнашты.
«Конкурсның зона этабы 20 февральдән 13 мартка кадәр республиканың биш муниципалитетында үткәрелде. Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында 62 педагог катнашты, шуларның 41е «Ел укытучысы» номинациясендә 38 муниципаль берәмлектән һәм 20 муниципалитеттан «Педагогик дебют» номинациясендә, – дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
«Ел укытучысы» номинациясендә конкурсантларның уртача яше – 37, «Педагогик дебют» номинациясендә – 25 яшь.
«Төбәк этабында барлыгы 13 ир-ат һәм 49 хатын-кыз катнашты. Ә гомумән мәгариф системасында бездә 11% ир-ат эшли», – дип өстәде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
«Бу конкурс иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны эзләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, бездә андыйлар күп. Алар арасыннан без бүген иң лаеклыларын сайлыйбыз. Әмма төбәк этабында катнашучыларның барысы да җиңүчеләр инде. Мондый конкурс үткәрү педагогларны стимуллаштыра, укытучының абруен күтәрә. Укытучыларыбызга тагын да күбрәк игътибар бирелүен телибез. Гәрчә республика ягыннан без аларга төрле грантлар белән ярдәм итәбез. Һәм бүген абсолют җиңүче 500 мең сум алачак», – дип ассызыклады ул.
«Татарстанның ел укытучысы» исемен алу икеләтә җаваплы»
Татарстанда «Россиянең 2026 ел укытучысы» Россиякүләм конкурсының төбәк этабында 26 яшьлек Илья Тарасов абсолют җиңүче булды. Нәкъ менә ул конкурсның федераль этабында республика исеменнән чыгыш ясаячак һәм Россиянең иң яхшы педагогы исеме өчен көрәшәчәк.
Тарасов Казанның Советлар Союзы Герое С.Әхтәмов исемендәге 121 нче номерлы лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Элегрәк ул конкурсның шәһәр этабында җиңеп, «Казанның ел укытучысы – 2026» исемен алган иде.
«Казанның ел укытучысы» исемен алу – җаваплы, ә «Татарстанның ел укытучысы» исемен алу икеләтә җаваплы. Хәзер инде син аңлыйсың, априори безнең илнең мәгариф системасында гамәлдә булган югары стандартларга туры килергә тиеш. Әлбәттә, бу җиңел түгел. Ләкин миңа бәхет елмайды, чөнки тормыш юлымда мин горурланып үземнең укытучыларым, остазларым дип атый алган кешеләр очрады. Аларның кайгыртуыннан, фидакарь катнашуыннан башка бу җиңү булмас иде», – диде җиңүче бүләкләү тантанасында.
Журналистлар белән әңгәмәдә ул конкурста катнашып «онытылмаслык, бик кызыклы һәм мавыктыргыч юл» үткәнен сөйләде. «Мин үз-үземә юлның башында ук: «Бернәрсәдән дә курыкма һәм максатыңа таба бар», – дидем. Хәзер мин бу югары планканы алга таба да тотарга тырышачакмын. Федераль этап – башка регионнардагы коллегалар белән үзара хезмәттәшлек итү, файдалы тәҗрибә туплау һәм, әлбәттә, үсешнең яңа баскычына басу мөмкинлеге ул», – дип ассызыклады педагог.
Тарасов сүзләренчә, Казан мәгариф системасына ул 2020 елда килгән. «Минем гаиләдә мәгариф системасы белән бәйле булган бер генә кеше дә юк. Ләкин бу юлны мин сайламадым, ул мине сайлады. Укучыларым – минем батарейкаларым. Әгәр алар булмаса, миңа алга бару, үсү һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмау авыр булыр иде», – дип белдерде ул, «Татар-информ» хәбәрчесенең соравына җавап биреп.
«Урта һөнәри белем бирү педагогы – остаз, модератор һәм киләчәккә, эшкә алып баручы ул»
Быел «Ел укытучысы» конкурсында яңа номинация – «Ел остасы» барлыкка килде. Анда үз гомерләрен урта һөнәри белемгә багышлаган педагоглар катнаша.
«Элек аерым «Ел остасы» конкурсы үткәрелә иде. Ләкин бит мәгариф системасы мәктәпкәчә, гомуми, урта һөнәри белемне үз эченә ала. Шуңа күрә гомуми конкурска мондый номинацияне керттек», – дип аңлатты Һадиуллин.
«Ел остасы – 2026» Татарстанда Түбән Каманың Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте педагогы Алсу Казакова булды. Ул Татарстанны конкурсның федераль этабында сентябрь-октябрь айларында тәкъдим итәчәк.
«Мин җиңүне көтмәгән идем. Барысы да шулкадәр тиз килеп чыкты ки, моны һаман да кабул итеп бетермәдем. Мине хуплаган һәм илһамландырган остазларыма рәхмәтлемен», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җиңүче «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Казакова электр куркынычсызлыгы буенча махсус дисциплина укыта – «Электр һәм электромеханик җиһазларны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү».
«Көллияттә инде 13 ел эшлим. Мин шәп кәеф белән башкарам. Минем студентлар – минем энергиям. Мин алардан үземә сеңдерәм, күбрәк беләм. Миңа ошый. Хәзер урта һөнәри белем бирү педагогы –остаз, модератор һәм киләчәккә, эшкә озатучы ул. Бу бик олы кызыклы эш. «Ел остасы» минем өчен белем һәм күнекмәләр бирүне генә түгел, ә үз осталыгымны, күнекмәләремне студентларга тапшыруны да аңлата», – дип сөйләде ул.
«Бик күп нәрсә укытучыдан тора»
«Ел остасы» конкурсы кысаларында «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан тану» дигән махсус номинация булдырылды.
Номинантлар арасында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән Эльвира Гыймранова, Яр Чаллы педагогика көллиятеннән Елена Гимова һәм Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллиятеннән Светлана Никулина бар иде. Аларга бүләкләрне ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов тапшырды.
«Бик күп нәрсә укытучыдан тора. Мин Сабада урта мәктәптә укыдым. Һәм математика укытучысы Елена Глебовнаны яхшы хәтерлим. Әгәр дә бездә ниндидер буш сәгать булса, аның хәзер һичшиксез киләчәген белә идек. Һәм килде. Аның ярдәмендә без югары математиканың беренче курсын 10 нчы сыйныфта үттек. Ракета училищесына укырга кергәч, миңа уку җиңел бирелде. Педагоглар, без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез», – дип мөрәҗәгать итте ул конкурсантларга.
Тантанада шулай ук «Татарстанның ел тәрбиячесе – 2026» билгеләнде. Төбәк этабында җиңүгә Казанның 78 нче балалар бакчасы педагогы Елена Бербина лаек булды. Ул шулай ук «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» конкурсының федераль этабында республика исеменнән чыгыш ясаячак.
«Тәрбия һәм укытуның туган теле булган төркем тәрбиячесе – 2026» номинациясендә Казанның 358 нче номерлы балалар бакчасы педагогы Алсу Галиева иң яхшысы дип танылды. Ә «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Казанның 11 нче номерлы лицее педагогы Резидә Курамшина беренче урынны алды.
«Педагогик дебют» номинациясендә КФУның Лобачевский исем. лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Фазылова җиңде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


