
2026 елның 17-26 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч мәктәптә уку предметларының эчтәлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Хәмитова Г.Р.)
Уку программасы кысаларында тыңлаучылар башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, кече яшьтәге укучыларны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр, башлангыч белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә комплекслы якын килүне гамәлгә ашыру, предметара төшенчәләрне үзләштерү һәм универсаль уку гамәлләре буенча заманча белем бирү практикалары белән таныштылар. Стажировкалар «Бала-Сити академиясе (Балалар шәһәре)» автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасы һәм Казан шәһәренең «30 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МАМУ базасында үткәрелде.
Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
Программа тәмамлангач, укытучылар курслар эчтәлегенең бик мәгълүматлы булуын, укытуның уңай атмосферасын билгеләп үттеләр һәм институт җитәкчелегенә, оештыручыларга һәм лекторларга белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашырганнары өчен тирән рәхмәт белдерделәр.








