
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Туган як, мәңге яраткан» II төбәкара әдәби конкурсына гаризалар һәм эшләр кабул итүне дәвам итә (алга таба – Конкурс).
Конкурс балаларда һәм өлкәннәрдә туган якның тарихы, мәдәнияте, табигате белән кызыксынуны туган якны өйрәнү һәм нәфис әдәбиятны уку аша үстерүгә; балаларның уку статусын, укучыларның уку активлыгын күтәрү һәм уку сыйфатын яхшырту өчен төрле типтагы мәгариф оешмаларының педагогик һәм китапханә хезмәткәрләренең иҗади инициативасын актуальләштерүгә юнәлдерелгән.
Конкурс номинацияләре:
1. Иң яхшы дәрес (китапханә дәресе, интеграцияле дәрес, кейс дәресе, викторина дәресе, фикер алышу дәресе, эвристик әңгәмә дәресе, эшлекле уен дәресе, интеллектуаль турнир дәресе, әдәби сәяхәт дәресе, тренинг дәресе, практика дәресе, вернисаж дәресе һ.б.).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
2. Класстан тыш иң яхшы чара (әдәби-музыкаль композиция, квест, музыкаль-шигъри сәфәр, әдәби кафе, флешмоб, тематик кичә, шигъри батл, укучының бенефисы, әдәби уен, туган якны өйрәнү сәяхәте, геокэшинг, виртуаль юл күрсәткече, виртуаль экскурсия һ.б.).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
3. Иң яхшы туган якны өйрәнү проекты.
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр; укучылар, тәрбияләнүчеләр.
4. Мин укыйм һәм рәсем ясыйм (иллюстрацияләр, туган як турында яраткан китапларым һәм әсәрләремнең тышлыгын ясау).
Катнашучылар категориясе: укучылар, тәрбияләнүчеләр.
5. Туган якка мәхәббәт гимны (эссе, шигырь, очерк, хикәя, хат, көндәлек, интервью, презентация, видеоролик һ.б.).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр; укучылар, тәрбияләнүчеләр.
Конкурста катнашуга төрле типтагы мәгариф оешмаларының педагогик һәм китапханә хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәпкәчә оешмаларның тәрбиячеләре, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистлары, мәгариф өлкәсендәге башка белгечләр, ата-аналар чакырыла.
Игътибарыгызны юнәлтәбез, гомуми белем бирү оешмаларында укучылар һәм мәктәпкәчә оешмаларда һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр конкурста ата-аналар, законлы вәкилләр яисә педагогик хезмәткәрләр җитәкчелегендә генә катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен 2026 елның 26 апреленә кадәр гариза бирергә һәм материалларны таләпләргә туры китереп юлларга кирәк (нигезләмәне карагыз).
Оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча җаваплы оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә: Хаҗиева Елена Васильевна (ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире), Сәйфиева Ольга Валентиновна (китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы белгече), телефон: 8(843)236-56-33.


