• Русский
  • Татарча

Илсур Һадиуллин: алдынгы проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне абруйлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк

Илсур Һадиуллин: алдынгы проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне абруйлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк

Бүген, 1 апрельдә, Казанда «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасында мәгариф сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологияләре» темасына киңәйтелгән коллегиясе үткәрелде.

Россия Хөкүмәте тарафыннан 2030 елга кадәрге чорга математик һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча комплекслы чаралар планы расланды. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән узган уку елыннан республикада «Физика-математика алгарышы» пилот проекты уңышлы старт алды. Ә быел старт алган яңа проект – «ФизХим алгарыш».

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары һәм Иннополис Университеты белән берлектә республикада физика-математика һәм табигать белеме сыйфатын күтәрү буенча чаралар комплексы әзерләделәр.

Проектларның төп максаты – үсеш нокталарын ачыклау: балаларда төгәл фәннәр белән кызыксынуны арттыру, фәнгә өйрәтеп кенә калмыйча, математика, физика һәм химия белән яшәргә дә өйрәтүче укытучыларны кызыксындыру.

«Бүген безнең тырышлыгыбыз укытучыларның нәтиҗәле эшләве, аларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Шул максаттан республикада шактый эш башкарылды», – дип министр үз чыгышында билгеләп үтте.

Коллегия программасында мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре, методистлар, югары уку йортлары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре, укытучылар һәм мәктәп директорлары катнашты. Чапраның беренче өлешендә мәйданчыкларда КФУ, Иннополис университеты, КХТИ, Мәгарифне үстерү институты, Талантлар Университеты һәм РОЦ үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, анда катнашучылар мәгариф оешмаларының проектларны гамәлгә ашыру буенча башкарган зур эшләренең бер өлешен күрә алдылар. Күргәзмәдә физмат алгарышны тормышка ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар: Яшел Үзәннең 1 нче лицее, Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе, Балтач мәктәбе, Казанның 19 нчы гимназиясе, Иннополис мәктәбе һәм Чаллының 26 нчы гимназиясе.  Моннан тыш, Иннополис Университеты тарафыннан физмат алгарышы кысаларында интерактив станцияләр һәм җайланмалар күргәзмәсе оештырылган.

Коллегиядә катнашучылар алдында докладлар белән ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Марат Сафиуллин, Иннополис университеты ректоры Александр Гасников, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Казанның 12 нче мәктәбе директоры Розалия Козловская, Мостафа Онджел  исемендәге Бөгелмә лицей-интернатының математика укытучысы Илгиз Абдрахманов һәм Питрәчнең Россия Герое Иван Алексеевич Додосов исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 1 нче мәктәбенең ата-аналар комитеты рәисе Сергей Павлов чыгыш ясадылар. 

«Татарстан Хөкүмәте педагогик хезмәт статусын һәм абруен күтәрү өчен мөмкин булганның барысын да эшләвен дәвам итә. Укучылар өчен дә, педагоглар өчен дә яңа мөмкинлекләр тудырыла. Берничә өстәмә инициатива кертелгән: яшь педагогларга ай саен өстәмә түләүләр, торак арендасын компенсацияләү, торак сертификатлары. Яңа грантлар булдырылды: «Безнең яңа профессионал», «Безнең яңа тәрбиячебез», «Балаларга өстәмә белем бирүнең яңа педагогы», «Безнең яңа укытучыбыз» ай саен 10 мең сум күләмендә, аларны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 1 миллиард 90 миллион сум акча бүлеп бирелде. Алдынгы проектлар технологияләре һәм матди стимуллар безгә белем бирү сыйфатын системалы рәвештә яхшыртырга гына түгел, ә һөнәрнең абруен күтәрергә дә ярдәм итәр дип өметләнәбез, бу мәгариф системасы үсеше өчен гаять мөһим», – дип нәтиҗә ясады Илсур Һадиуллин.

Исегезгә төшерәбез, коллегия алдыннан Казанда тәҗрибә уртаклашу максатыннан танылган галим, академик һәм ТАССРның элекке мәгариф министры Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның 100 еллык юбилеена багышланган «Методик эшне үстерүдә алгарыш проектлары технологияләре» темасына II Республика методистлар форумы булды.

«Татарстан Республикасында мәгариф сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологияләре» темасына коллегия үткәрү «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Фотогалерея: