
2026 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча йомгаклау аттестациясе мәсьәләләренә багышланган өченче курс аспирантлары җыелышы булды.
Очрашу барышында диссертацияләргә куела торган таләпләр, шулай ук гыйльми дәрәҗәгә ирешүгә фәнни эшне әзерләүдә булырга тиешле критерийлар җентекләп каралды. Йомгаклау аттестациясен үткәрүнең якынча срокларына, аспирантларны аны үтүгә кертү шартларына һәм үткәрү процедурасына аерым игътибар бирелде.
Җыелышта катнашучылар хезмәтләрен яклауга әзерлек этаплары турында фикер алыштылар, шулай ук аспирантура программаларын үзләштерү тәмамлангач бирелә торган документлар исемлеген төгәлләштерделәр.
Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге начальнигы, филология фәннәре кандидаты Шабалина Вера Яковлевна һәм фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна аспирантларның сорауларына җентекләп җавап бирделәр, катлаулы моментларны аңлаттылар һәм йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча киңәшләр бирделәр.
Җыелыш конструктив атмосферада үткәрелде һәм аспирантура программасында катнашучылар өчен мөһим этап булды.




