• Русский
  • Татарча

«Педагогик белем: укыту һәм тәрбия теориясе һәм методикасы» программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек

«Педагогик белем: укыту һәм тәрбия теориясе һәм методикасы» программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек

Хөрмәтле коллегалар!

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең заманча белем бирү технологияләре һәм мәгариф эчтәлеген проектлау кафедрасы «Педагогик белем: укыту һәм тәрбияләү теориясе һәм методикасы» (барлык фәннәр буенча укытучыларны әзерләү) өстәмә һөнәри программасы буенча укырга тыңлаучылар җыюны игълан итә. Югары, урта махсус белемле тыңлаучылар, 3-4 курс студентлары чакырыла).

Уку формасы – дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, көндезге-читтән торып уку.

Уку вакыты – 2026 елның 27 апреле – 31 октябре. Уку түләүле нигездә.
Укуны тәмамлаган затларга «Мәгариф һәм педагогика» юнәлеше буенча һөнәри эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган тиешле үрнәктәге диплом тапшырыла.

Барлык өстәмә сораулар буенча төркем кураторына мөрәҗәгать итәргә:

  • Исмәгыйлева Роза Равил кызы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең заманча белем бирү технологияләре һәм проектлау кафедрасы доценты;
  • телефон: 8-9061-11-88-94;
  • e-mail: iromatem@mail.ru

#ИРОРТ

Хэштеглар: