• Русский
  • Татарча

«Укытучы 2.0» инновацион мәгариф проекты

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» Россия Федерациясе Мәгърифәт министрлыгы федераль инновацион мәйданчыгы статусында әлеге уку елында яңа партнерлар һәм яңа идеяләр белән «Укытучы 2.0» инновацион мәгариф проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

«Укытучы 2.0» проектының актуальлеге һәм аңа ихтыяҗның булуы бу проектның инновацион проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре ясалган fip.expert мәйданчыгы оештыручылары тарафыннан вебинар барышында искә алынуы белән раслана (скриншот)

.

Исегезгә төшерәбез, «Укытучы 2.0» проектының максаты – мәгариф системасын яшь педагогларын планлы рәвештә төрле яктан үстерү аша камилләштерү. Проектның төп идеясе – кызыксынган партнерлар белән хезмәттәшлек аша гомуми белем бирү оешмаларында эшләгән яшь педагоглар үсеше өчен ачык мәйданчык булдыру һәм аның функциональлеген тәэмин итү.

«Укытучы 2.0» проекты турында тулырак мәгълүматны, аның нигезләмәсен һәм чаралар планын сез http://irort.ru/node/215 сылтамасы аша күчеп таба аласыз. Кушылыгыз!