• Русский
  • Татарча

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика түгәрәк өстәле

2019 елның 17 декабрендә «XXI гасыр ташлаган чакыру контекстында «Тарих» һәм «Җәмгыять белеме» предметлары» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасының Мәгариф үстерү институты. Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 68. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

Түгәрәк өстәл барышында тарих-җәмгыять белеме белеменең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу күздә тотыла:

  • Хәзерге Россия мәктәбендә тарихи хәтерне формалаштыру контекстында тарихи белем бирүне үстерүнең өстенлекләре, проблемалары һәм тенденцияләре»;
  • Тарихи хәтерне саклау һәм ревизионизмга каршы тору шарты буларак мәктәптә Икенче бөтендөнья сугышын өйрәнү;
  • Тарихның «авыр мәсьәләләрен» өйрәнү үзенчәлекләре.

Түгәрәк өстәл барышында шулай ук ТДИга, БДИга әзерлек практикасының актуаль мәсьәләләре дә каралачак.

Укытучыларны һәм башка педагог хезмәткәрләрне дә чакырабыз. Үзебезнең катнашуыбыз турында 2019 елның 14 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: ifokeeva@mail.ru.

Белешмәләр өчен телефон: 89172823029; Фокеева Илсөя Мансур кызы.