• Русский
  • Татарча

«Балачак этнографиясе» семинарында катнашырга чакырабыз

2020 елның 22 гыйнварында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Балачак этинографиясе» семинарын үткәрә.

Семинарда катнашырга тәрбиячеләр, өлкән тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең музыка җитәкчеләре, башлангыч сыйныф укытучылары, музыка укытучылары, озайтылган көн төркемнәре тәрбиячеләре, балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, шулай ук тәрбия эшләре буенча методистлар һәм директорларның урынбасарлары чакырыла.

Укуларны этномәдәни белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан шәһәре Рус фольклоры үзәге белгечләре үткәрә.

Семинар барышында катнашучылар хәрәкәтчән уеннарны, катлаулы булмаган биюләрне һәм көнкүреш биюләрен үзләштерәчәкләр, шулай ук кул астындагы материаллардан текстиль курчаклар ясарга өйрәнәчәкләр. Алга таба алган белемнәрне уку эшчәнлегендә дә, балалар белән дәрестән тыш дәресләр кысаларында да кулланырга мөмкин булачак.

Семинарда катнашу өчен 2020 елның 19 гыйнварына кадәр https://forms.gle/c4VCTcr4whTxG17JA сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

Укыту кураторы - Кондратьева Наталья Борисовна, социаль-гуманитар белем кафедрасы өлкән укытучысы, телефоннар: 8(843) 238-02-24, 8-9050-23-73-52.

«Балачак этинографиясе» семинарын үткәрү турында» мәгълүмат хаты