
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү буенча конкурска гаризалар җыя башлау турында игълан итә.
Әлеге бүләкне алуга белем бирү процессына нәтиҗәле алымнар һәм технологияләр керткән өчен, шулай ук дидактика һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә фәнни-методик һәм практик казанышлары өчен Татарстан Республикасы территориясендәге фәнни һәм мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре тәкъдим ителергә мөмкин.
Материаллар премия алуга дәгъва кылган эш бирүче оешмалар тарафыннан 2026 елның 1 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 йорт, 213 каб.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 222-79-57, +7 (843) 222-79-55, +7 (843) 222-79-59.
Өстәмә мәгълүмат белән сылтамалар буенча кереп танышырга мөмкин:
https://docs.cntd.ru/document/543537766, https://mon.tatarstan.ru/file/pub/pub_5006279.pdf.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


