
«Чикләрсез педагогик осталык» республикакүләм конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Һөнәри яктан камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» инновацион проектын һәм 2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә остазлыкны үстерү концепциясенең төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыру, Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елын һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү кысаларында үткәрелде.
Конкурс алты номинация буенча үткәрелде һәм остазлык практикасына ярдәм итүгә һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең остазлык эшчәнлеге өлкәсендәге алдынгы педагогик тәҗрибәсен танытуга юнәлдерелде. Анда Татарстан Республикасының төрле типтагы мәгариф оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре (укытучылар, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре, тәрбиячеләр, тьюторлар, педагог-психологлар, социаль педагоглар һ.б.), мәктәп остазлары командалары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистлары катнашты. Конкурска 240 тан артык эш тәкъдим ителгән иде.
Конкурс нәтиҗәләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://disk.yandex.ru/d/MD4PvPh5ASdfkw
Республикакүләм конкурс җиңүчеләрен һәм лауреатларын котлыйбыз!


