• Русский
  • Татарча

«2026 елгы контроль-бәяләү процедураларына әзерлекнең актуаль аспектлары» бердәм методик көне

«2026 елгы контроль-бәяләү процедураларына әзерлекнең актуаль аспектлары» бердәм методик көне

2026 елның 30 апрелендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «2026 елгы контроль-бәяләү процедураларына әзерлекнең актуаль аспектлары» традицион бердәм методик көнен үткәрә.

Чара мәгариф белән идарә итү органнары, мәгълүмати-методик бүлекләр җитәкчеләренә, җитәкчеләр урынбасарларына, педагогларга, сыйныф җитәкчеләренә һәм методистларга адреслана һәм мәгариф системасының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренең һөнәри компетентлыгын үстерүгә, иң яхшы практикалар белән алмашуга һәм актуаль федераль һәм республика белем бирү инициативаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.

Бердәм методик көндә катнашучыларга 2026 елда контроль-бәяләү процедураларын оештыру, үткәрү һәм нәтиҗәләрен анализлау үзенчәлекләре турында онлайн режимда фикер алышу мөмкинлеге бирелә. Татарстан Республикасы педагогларына Дәүләт йомгаклау аттестациясенең аерым биремнәрен үтәү буенча методик тәкъдимнәр биреләчәк, укучыларга методик ярдәм күрсәтү үзенчәлекләре каралачак. 

Тоташу өчен сылтама:

https://max.ru/joincall/fz-cp_mguuKfFoOBwbBoSUxOQptZMbjb38rv923FVYA

2026 елның 30 апрелендә буласы бердәм методик көн программасы (рус телендә):


 

#ИРОРТ

Хэштеглар: