• Русский
  • Татарча

«Знание» җәмгыяте остазларга ярдәм итү программасын башлап җибәрде

«Знание» җәмгыяте остазларга ярдәм итү программасын башлап җибәрде

Россиянең «Знание» җәмгыяте Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Знание. Наставники» («Белем. Остазлар») проектын башлап җибәрә. Инициатива илнең мәгариф оешмаларында остазлык системасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Проектта бөтен Россиядән белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре, шулай ук мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре педагоглары катнаша ала.

Гаризалар 2026 елның 20 апреленнән 30 июненә кадәр кабул ителә. Аларны проектның рәсми сайтында бирергә мөмкин.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проект остаз һөнәренең абруен күтәрүгә, шулай ук мәктәп укучыларына һәм студентларга рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү өлкәсендә агарту эшен үстерүгә юнәлдерелгән.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча акчалата бүләкләүләр алачак җиңүчеләр билгеләнәчәк. Моннан тыш, иң яхшы 200 катнашучы «Машук» белем үзәгендә белем бирү программасын үтә алачак.

Проект кысаларында шулай ук остазлар өчен онлайн-семинарлар сериясе планлаштырыла. Темалар, үткәрү һәм тоташтыру даталары турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдәге «Знание.Наставники» рәсми сәхифәләрендә урнаштырылачак.

Моннан тыш, катнашучылар портфолиосын бәяләү өчен экспертлар туплана башлады. Гаризалар 2026 елның 10 июненә кадәр кабул ителә. Экспертлар 2026 елның 13 июленнән 15 августына кадәр бушлай нигездә дистанцион рәвештә эшләячәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча