• Русский
  • Татарча

«Мәгариф системасында практик психология/Практик психология» юнәлеше буенча гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен һөнәри белем күтәрү курслары

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт заказы һәм йөкләмәләрен башкару юнәлешендә 2019 елда бюджет нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән «Мәгариф системасында практик психология/Практик психология» юнәлешендә (белгечлеге буенча) 25 кешене укытты.

Укыту программасы 420 сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы - 2019 елның 25 февраленнән 7 декабрьгә. Укыту формасы: өлешчә эштән аерылып. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның педагогика, психология һәм андаргоника кафедрасы 6 сессия үткәрде. Төркем кураторы - педагогика фәннәре кандидаты, педагогика, психология һәм андрагоника кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш.

Курсны тыңлаучылар кафедраның профессорлар-мөгаллимнәр составының югары дәрәҗә профессиональлеген билгеләп үттеләр һәм һөнәри компетенцияләрен күтәрү мөмкинлеге, күңелгә ятышлы психологик климат, продуктив аралашу өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея