
2026 елның 26 маеннан 4 июненә кадәр Татарстан Республикасының башлангыч сыйныф укытучылары «Башлангыч мәктәптә уку предметларының эчтәлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» квалификация күтәрү программасы (куратор – Хәмитова Г.Р.) буенча укыды.
Педагоглар, федераль программалардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, башлангыч мәктәптә укытуның эчтәлеген һәм методикасын гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр, укыту һәм тәрбия барышында өлкәннәр һәм балаларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыруның актуаль практикалары һәм технологияләре, эмоциональ уңайлылык тудыру һәм башлангыч мәктәпнең белем бирү эшчәнлегендә барлык якларның да актив катнашу инструментлары белән таныштылар.
Стажировка «Әкият» балалар үзәге базасында үткәрелде. Үсештә үзенчәлекләре булган балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә аерым игътибар бирелде.
Квалификация күтәрү программасында катнашучылар үз бәяләмәләрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында уку аларга иң заманча технологияләрне һәм нәтиҗәле методикаларны үзләштерергә мөмкинлек бирә, һөнәри осталыкны үстерүгә ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары укытучылар составына профессиональ аралашу һәм идеяләр алмашу өчен уңайлы атмосфера тудырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.








