
Россия Мәгариф министрлыгының дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты (алга таба – Департамент) «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы тарафыннан Россия Мәгариф министрлыгы һәм «В.С. Леднев исемендәге укыту эчтәлеге һәм методлары институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе белән берлектә тарих кабинетын иң яхшы бизәү буенча Россиякүләм конкурс (алга таба – Конкурс) үткәрелү турында хәбәр итә.
Конкурс укыту киңлекләрен бизәүдә педагогларның һәм мәгариф оешмаларының иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук уңышлы карарларны киләчәктә тарату өчен идеяләр банкын формалаштыру максатында үткәрелә.
Конкурста катнашуга укучылар һәм ата-аналар белән бергә гомуми белем бирү оешмалары, тарих кабинетларын бизәү өчен җаваплы педагоглар, педагогларның иҗат коллективлары чакырыла.
Гаризалар һәм конкурс эшләре материаллары 2026 елның 11 маеннан 18 сентябренә кадәр rvio-konkurs@rvio.org электрон адресы буенча кабул ителә
Элемтә өчен: Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең агарту программалары департаменты директоры урынбасары Алексеева Маргарита Евгеньевна, электрон почта: rvio-konkurs@rvio.org телефон: +7 (925) 775-82-86.


