
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының 2026 елның 10 апрелендәге 220 номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының 2025 елның 18 апрелендәге 366 номерлы боерыгы белән расланган югары белем бирү программалары – аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча укырга кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр 2026 елның 1 июненнән үз көченә керде.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2026/27 уку елына аспирантурада укырга кабул итү кагыйдәләренең яңа редакциясе расланды: https://clck.ru/3U4BFc.
Хәзер укырга керү өчен төп документлардан тыш (шәхесне, гражданлыкны раслаучы документ; белем турындагы документ һ.б.) портфолио формалаштырырга кирәк.
Килүченең фәнни (фәнни-техник) эшчәнлектәге казанышларын раслый торган әлеге документ барлык укырга керүчеләр өчен дә мәҗбүригә әйләнде һәм гомуми кәгазьләр комплектына кертелергә тиеш.
Хәзерге вакытта аспирантурага документлар кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан ш., Зур Кызыл ур., 68, 306 каб. – һәм 2026 елның 28 августына кадәр дәвам итәчәк.
Портфолионы электрон рәвештә институтның фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге почтасына җибәрергә кирәк: opnpk.irort@yandex.ru.
Кабул итү кагыйдәләре, портфолиога таләпләр һәм укыту шартлары турында тулырак мәгълүматны институтның аспирантура битендә шушы адрес буенча табарга була: www.irort.ru/ru/node/9184.


