• Русский
  • Татарча

Россиядә беренче тапкыр норматив сүзлекләрнең барлык типлары эшләнде

Россиядә беренче тапкыр норматив сүзлекләрнең барлык типлары эшләнде

РФ Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында рус телен һәм Россия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышын үткәрде. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов норматив сүзлекләр туплау юнәлешендә эш алып бару һәм укучылар өчен әдәбият исемлекләрен, сыйныфтан тыш уку һәм патриотик әсәрләрне әзерләү турында сөйләде.

«Актив эшчәнлегегез һәм барыннан да элек Россия Федерациясенең Дәүләт тел сәясәте нигезләрен әзерләвегез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең илдә беренче мәртәбә стратегик планлаштыру документы булдырылды, ул рус телен, шулай ук республикаларыбыз телләрен һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү өлкәсендә өстенлекле бурычларны һәм төп юнәлешләрне билгеләде», – диде дәүләт башлыгы.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, 8 сентябрьдә, шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көнендә, беренче тапкыр Россия Федерациясе халыклары телләре көне билгеләп үтеләчәк. Инициатива Россия халыклары бердәмлеге елында старт ала.

Совет рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская дәүләт башлыгы йөкләмәләрен үтәүнең барышы һәм совет эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

«10 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен, шулай ук урта һөнәри белем бирү системасы өчен дәреслекләр әзерләнде һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына тапшырылды. Хәзер алар закон буенча тиешле экспертизалар уза. Шул ук вакытта 5-9 сыйныфлар һәм башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр линейкалары өстендә эш авторлык коллективлары тарафыннан параллель рәвештә, бер көнгә дә өзелмичә, педагогик берләшмә, ата-аналар һәм, әлбәттә, болар барысы да шулар өчен эшләнә дә инде», – дип хәбәр итте Елена Ямпольская.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәзерге заманда Россиядә беренче мәртәбә барлык типтагы норматив сүзлекләр эшләнүе турында хәбәр итте.

«Без рус теленең нормаларын беркеткән 12 сүзлек эшләүне төгәлләдек, диярлек. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән инде тугыз сүзлек расланган: орфографик, орфоэпик, чит ил сүзләре, аңлатмалы, антонимнар, паронимнар, синонимнар, кыскартулар, топонимнар сүзлекләре. 2026 ел ахырына кадәр тагын өч норматив сүзлек – аббревиатуралар, омонимнар һәм фразеологик сүзлек расланачак. Сүзлекләрне раслау киләчәк буыннар өчен тел мирасын саклауда мөһим адым булып тора. Без рус теленең нинди нормалары мәҗбүри булуын, мәктәп укучылары һәм дәүләт хезмәткәрләре, журналистлар, юристлар, мөхәррирләр нәрсәгә йөз тотарга тиешлеген билгеләдек. Барлык сүзлекләр дә ачык кулланылыштагы  ресурсларда урнаштырылган. Аларга хокуклар дәүләткә карый», – дип билгеләде Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Сүзлекләр Россия фәннәр академиясенең 
В.В. Виноградов исемендәге рус теле институты сайтында урнаштырылган. Алар нигезендә рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм дәреслекләргә уку сүзлекләре эшләнәчәк.

Сергей Кравцов ассызыклаганча, 10-11 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты буенча яңа дәүләт дәреслекләре уку процессына 2027 елның 1 сентябреннән кертеләчәк.

Министр балалар һәм яшүсмерләр укуын системалаштыру кысаларында барлык дәрәҗәдәге программалар буенча өйрәнү өчен мәҗбүри исемлек һәм сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителгән исемлек, шулай ук Ватан, Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройларының батырлыклары турында китаплар кергән патриотик юнәлештәге заманча әсәрләр исемлеге төзелүенә игътибар итте.

Моннан тыш, педагог-китапханәчеләрнең статусын күтәрү эше алып барыла: квалификация күтәрү курслары һәм яңадан һөнәри әзерлек программалары эшләнде. Беренче мәртәбә барлык 89 төбәк һәм тугыз чит ил белгечләрен берләштергән мәктәп китапханәчеләренең Халыкара форумы үткәрелде.

Министр быел рус теле буенча Совет оештыру инициаторларының берсе, күренекле лингвист-русист Людмила Вербицкаяның тууына 90 ел тулуга багышланган «Рус теле һәм күпмилләтле Россиянең мәдәни-мәгариф суверенитеты» I Петербург халыкара филология форумын үткәрүнең мөһимлегенә аерым тукталды.

Чара илнең барлык төбәкләреннән һәм 12 чит илдән 450дән артык галим һәм педагогны берләштерде. Аның төп нәтиҗәсе рус телен һәм әдәбиятын, шул исәптән чит илдә, яклау, популярлаштыру һәм тыюны рөхсәт итмәү турындагы резолюциянең бертавыштан кабул ителүе булды. Филология берләшмәсен җыю һәм Людмила Вербицкая истәлеген мәңгеләштерү максатларында Сергей Кравцов форумны ике елга бер тапкыр Санкт-Петербург дәүләт университеты базасында үткәрү тәкъдиме белән чыгыш ясады.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча