
2026 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгарифтә инновацияләр: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференциядә катнашучылар региональ инновацион мәйданчыклар статусына ия булган оешмаларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар, эштә кулланыла торган инновацион педагогик инструментлар, технологияләр һәм практикалар тәкъдим итәчәкләр.
Пленар утырышта институтның һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Э.П. Митрофанова, профессор, геогр.фәннәре докторы Е.А. Минакова, доцент, биол. фәннәре канд., педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы А.М. Басыйров, пед. фәннәре канд. И.А. Сахнова, шулай ук башка белем бирү оешмаларыннан хезмәттәшләре: «Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБББУ методисты Е.С. Чечина, «Арча педагогика көллияте» ДАҺББУнең фәнни-методик эшләр буенча директор урынбасары. А.Р. Яруллина, «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү ФДАМУнең психология һәм мәгариф институты методология һәм тәрбия кафедрасы доценты, пед. фәннәре канд. Р.Г. Габдрахманова чыгыш ясаячак.
Конференция турыдан-туры һәм дистанцион форматта үткәрелә.
Катнашучылар өчен турыдан-туры форматта теркәлү 9:30 сәгатьтә
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының актлар залында башлана (Зур Кызыл ур., 68)
- Пленар утырыш. Сылтама:
https://sferum.ru/?call_link=qmIH9WcDvtfn1r3D37CGxlUiJY_84effRxCBdft_rog - 1 нче секция. Татарстан Республикасында региональ инновацион мәйданчыклар эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәҗрибәсе. Сылтама:
https://sferum.ru/?call_link=h18uBDJxEbJUK3Tfana0ilXEQQQpYWihOCXdtItEPmE - 2 нче секция. Мәгарифтә һәм фәндә ясалма интеллект: инновацион чишелешләр һәм гамәлгә кертү практикасы. Сылтама:
https://sferum.ru/?call_link=j_uZm_6Q7Eh-VVg1tDKisaYuxRyFK1nvlcfM6Hj4I-I - 3 нче секция Мәгарифтә заманча педагогик технологияләр. Сылтама:
https://sferum.ru/?call_link=Sh2OEdFavDMkTe_ZGedlu-Hl09_gGpr1UCOFHMQT0zM


