• Русский
  • Татарча

Петербург халыкара икътисади форумында рус телен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Петербург халыкара икътисади форумында рус телен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында 3 июньдә «Казаныш һәм стратегик актив буларак рус теле: илкүләм сәясәттән глобаль йогынтыга кадәр» темасына дискуссия булды. Чарада «Тоталь диктант» фондына нигез салучы, Витус Беринг исемендәге Камчатка дәүләт университеты ректоры вазифаларын башкаручы Ольга Ребковец катнашты.

Экспертлар гобальләшү шартларында рус телен таныту алымнары, перспектив проектлар һәм инициативалар, шулай ук чит тел буларак рус теле укытучыларын әзерләү сыйфатын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ольга Ребковец билгеләп үткәнчә: «Хәзерге вакытта өлкәннәр өчен рус теле өлкәсендә белем бирүнең формалашкан системасы юк, мәктәпне тәмамлаганнан соң, аны өйрәнүгә яки камилләштерүгә ихтыяҗ булуга карамастан, бу турыда күп миллионлы Тоталь диктант җәмгыяте яхшырак сөйли. Рус телен «ахырына кадәр» «өйрәнергә» мөмкин түгел: ул мәктәп программасыннан күпкә киңрәк, ул куллану ситуациясенә карап үзгәреп тора. Шуңа күрә рус телен үстерүдә балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә өзлексез белем бирү системасын формалаштыру мөһим юнәлеш булып тора. Ел дәвамында күп санлы чаралар һәм белем бирү контенты булган Тоталь диктант экосистемасын бу мәсьәләдә беренче юл салучы дип санарга мөмкин».

Дискуссия спикерлары чит ил кешеләре арасында рус телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үттеләр, бигрәк тә дистанцион форматта. Бу тезисны TruD тест-квест катнашучылары статистикасы да раслый — Тоталь диктант проекты рус телендә туганнан ук сөйләшүче  булмаганнар өчен. Әйтик, 2025 елда акциядә 6857 кеше катнашкан, ә 2026 елда — 8200 кеше.

«ВКонтакте»дагы «Тоталь диктант» берләшмәсе материаллары буенча