
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирүгә конкурста катнашу өчен кандидатуралар сайлап алу процедурасы дәвам итү турында хәбәр итә.
Әлеге бүләкне алуга белем бирү процессына нәтиҗәле алымнар һәм технологияләр керткән өчен, шулай ук дидактика һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә фәнни-методик һәм практик казанышлары өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни һәм мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре тәкъдим ителергә мөмкин.
Документлар кабул итү: 2026 елның 1 июленә кадәр
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт, 213 каб.
Белешмәләр өчен Телефон: +7 (843) 222-79-55, +7 (843) 222-79-59
Тулырак мәгълүмат: https://mon.tatarstan.ru/premia_mahmutov.htm
Конкурс «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының төп күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


