• Русский
  • Татарча

«Педагогларның реверсив остазлыгы: тәҗрибә, алгоритмнар, практика инструментлары» республика семинарын үткәрү турында

«Педагогларның реверсив остазлыгы: тәҗрибә, алгоритмнар, практика инструментлары» республика семинарын үткәрү турында

2026 елның 10 июнендә «Педагогларның реверсив остазлыгы: тәҗрибә, алгоритмнар, практика инструментлары» республика семинары булды. Чараны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Программа һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге дәүләт биреме кысаларындагы чаралар планы, «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларга региональ остазлык системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге нигезендә оештыра.

Максатчан төркем – педагоглар, методистлар һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре. 

Институтның фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Лариса Петровна Шәмсетдинова катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Семинар кысаларында реверсив остазлыкның төп аспектлары каралды: буыннар арасындагы каршылыкларны җиңүдән алып нәтиҗәлелекне бәяләү методикасына кадәр. Педагоглар мәгариф учреждениеләрендә реверсив остазлык моделен гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру тәҗрибәсен сөйләделәр, мәктәп практикасыннан реаль кейслар белән уртаклаштылар.

Семинар ахырында катнашучылар төрле буын педагоглары арасында тәҗрибә уртаклашуның кыйммәтен һәм нәтиҗәлелеген ассызыкладылар, профессиональ берләшмәдә мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр, чараның югары практик кыйммәтен билгеләп үттеләр.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: