
16 июньнән 25 июньгә кадәр мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Башлангыч мәктәптә уку предметларының эчтәлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» квалификация күтәрү программасы буенча белем алдылар (куратор – Хәмитова Г.Р.).
Педагоглар башлангыч гомуми белем бирүдә федераль белем бирү программаларындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, башлангыч белем бирүнең эчтәлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр, башлангыч белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүгә комплекслы карашны гамәлгә ашыру өлкәсендә заманча белем бирү практикалары белән таныштылар, шулай ук инклюзив мохиттә, башлангыч мәктәп педагоглары эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә, укучыларны Россиякүләм тикшерү эше үтәүгә әзерләү өлкәсендә дә инновацион тәҗрибә тупладылар.
Тыңлаучылар өчен стажировкалар «Казан шәһәре «МБ мәгариф идарәсе» ММУнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгълүмати-методик бүлегенең укыту-методик секторы тарафыннан оештырылды (җит. Бронникова Э.К.) һәм «Әкият» балалар үзәге» ТР ДБМУның инклюзив иҗади лабораториясе (җит. Фролова И.А.).
Үз бәяләмәләрендә тыңлаучылар квалификация күтәрү программасының эчтәлеге әһәмиятле, заманча һәм мотивацияли торган булуын билгеләп үттеләр һәм барлык укытучылар составына профессиональ аралашу һәм идеяләр алмашу өчен уңайлы атмосфера тудырганнары өчен ихластан рәхмәт белдерделәр.








