
2026 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Оренбург тракты, 5 адресы буенча урнашкан ДАИ-ЮХИДИ музеенда булдылар. Чара «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән стратегик хезмәттәшлек кысаларында үткәрелде һәм балаларның юл-транспорт хәрәкәте вакытында җәрәхәтләнүләрен профилактикалау өлкәсендә педагогларга методик ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Институт вәкилләре музейның уникаль экспозициясе белән бик кызыксынып таныштылар. Балалар аудиториясе өчен эшләнгән интерактив зоналарга аерым игътибар бирелде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар уртак чаралар билгеләделәр, шул исәптән:
- педагоглар өчен методик тәкъдимнәр эшләү;
- квалификация күтәрү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында педагоглар өчен практик дәресләр оештыру;
- республика укытучылары өчен юл‑транспорт травматизмын профилактикалау һәм балаларда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләләре буенча уртак семинарлар/вебинарлар үткәрү.
Билгеләнгән инициативаларны гамәлгә ашыру юл иминлеге өлкәсендә агарту эшенең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырыр һәм мәктәп укучыларында юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча тотрыклы күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итәр дип планлаштырыла.


