
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты муниципаль мәгариф идарәсе органнары белгечләре өчен «Иң яхшы методистыбыз» акчалата бүләкләү тәртибен раслады. Тиешле карар республиканың хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылды.
Яңа ярдәм чарасы методистларга, өлкән методистларга һәм Татарстан муниципаль берәмлекләре мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләренә кагыла. Конкурс нигезендә сайлап алуны оештыруны республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына тәэмин итү йөкләнде.
Белгечлеге буенча кимендә өч ел яисә кимендә 10 ел педагогик стажы булган, шулай ук методик эш системасын үстерүгә юнәлдерелгән индивидуаль методик проектларны гамәлгә ашыручы белгечләр бүләкләнә алачак.
Ел саен акчалата бүләкләүне конкурс нигезендә сайлап алуда җиңгән 305 кешегә тапшыру планлаштырыла. Түләү күләме һәр кабул итүчегә 172 414 сум тәшкил итәчәк.
Конкурста катнашу өчен белгечләр гариза, индивидуаль проект, һөнәри казанышлар турында белешмәләр һәм башка документлар тапшырырга тиеш булачак. Катнашучыларга комиссия бәя бирәчәк, аның составына хакимият органнары вәкилләре, гомуми белем бирү өлкәсе белгечләре, галимнәр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре керәчәк.
Документларны бәяләү һәм шәхси проектны тәкъдим итү йомгаклары буенча иң күп балл җыйган катнашучылар җиңүчеләр булачак. Түләүләрне күчерү турындагы карарны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурс комиссиясе беркетмәсе нигезендә кабул итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


