
2026 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында тантаналы чара булды – фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва кылучыларның беренче ел төркеменә аспирантураны тәмамлау турында таныклык тапшырылды. Алар 5.8.1 «Гомуми педагогика, педагогика һәм мәгариф тарихы» дигән фәнни белгечлек буенча әзерлек үттеләр.
Бу көн истәлекле булып тарихка керде: институт беренче тапкыр үзенең югары квалификацияле фәнни кадрларын әзерләде.
Педагогика фәннәре докторы, доцент, институт ректоры Людмила Николаевна Ногманова яшь тикшеренүчеләргә нәсыйхәт сүзе белән мөрәҗәгать итте: «Сез беренче карлыгачларыбыз. Институт Татарстан мәгарифенә 98 ел хезмәт итә, әмма нәкъ менә сез фәнни-тикшеренү эшчәнлегебезнең яңа бүлеген ачасыз. Сез хәзер үк алдыгызга югары планка куярга тиешсез – ВАК доценты булырга. Сезнең диссертация – ул квалификация эше генә түгел, бу киләчәктә ил фәнендә лидерлыкка дәгъва кылу».
Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Лариса Петровна Шәмсетдинова тәкъдим ителгән тикшеренүләрнең сыйфаты югары икәнлеген әйтте: «Без әлеге чыгарылышка горурланып карыйбыз. Диссертация темалары актуаль, методологик аппарат тулы тәртиптә, ә нәтиҗәләр белем бирү практикасына турыдан-туры бәйле. Безнең аспирантлар үз эшләрен яклауга тулысынча әзер».
Педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан югары танк команда училищесының гуманитар һәм социаль-икътисади дисциплиналар кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының заманча мәгариф технологияләре һәм мәгариф эчтәлеген проектлау кафедрасының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Анатольевна Кәлимуллина академик дәвамчанлыкның аерым атмосферасын тудырды. Гамәлдәге фәнни җәмәгатьчелек исеменнән чыгарылыш төркеменә мөрәҗәгать итеп, ул аларны танып- белү процессын яратырга өндәде: «Фәнни эшчәнлек интеллектуаль ләззәт китерергә тиеш. Без дә кайчандыр нәкъ шулай башладык. Кыенлыкларга карамастан, алга барыгыз. Берничә елдан соң бу фидакарь хезмәтне, һичшиксез, тормышыгызның иң якты чоры буларак искә алырсыз, чөнки, остазым әйткәнчә, бу гамәл сезгә ошарга тиеш. Шул вакытта гына хезмәтегез чын кыйммәткә ия булачак».
Фәнни җитәкчеләр тарафыннан үзара үсеш турында сүзләр яңгырады. Педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Институтның гыйльми сәркатибе һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Галия Айрат кызы Шәйхетдинова башкарылган эшнең моңарчы күрелмәгән булуын билгеләп үтте: «сезнең тикшеренүләр тематикасы бөтенләй яңа, ул хәзерге педагогик фикер очында. Безгә билгесез нәрсәләрне бергә өйрәнергә туры килде. Ләкин нәкъ менә шундый синергия чын фәнне тудыра. Мин сезнең һәрберегезнең материалга никадәр тирән чумуы белән горурланам».
Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Вера Яковлевна Шабалинаның чыгышы тантананың эмоциональ йомгагы булды: «Уңыш – ул төгәлләү ноктасы түгел, ә эзләнүнең чиксезлеккә омтылган дәвамы. Бары тик үз эшеңә күңел биреп эшләп кенә чын максатка ирешеп була. Сезгә хыялыгызга таба кыю адымнар белән баруыгызны һәм мөмкин кадәр тизрәк диссертацияне яклап, педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алуыгызны телим!»
Җавап сүзендә чыгарылыш төркеме ректоратка, фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлегенә һәм үзләренең фәнни җитәкчеләренә уникаль интеллектуаль мохит булдырганнары, сабырлыклары һәм аларның уңышына ышанычлары өчен рәхмәт белдерделәр. Беренче чыгарылыш, төбәктә педагогик осталык һәм фундаменталь фәннең әйдәп баручы үзәге буларак, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты статусын ныгытып, яңа аспирантларга юл ача.






