• Русский
  • Татарча

13 августта Яр Чаллыда педагогларның август конференциясе үткәреләчәк

13 августта Яр Чаллыда педагогларның август конференциясе үткәреләчәк

Яр Чаллыда 13 августта педагогик хезмәткәрләрнең республика август конференциясен үткәрү планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Республика форумыннан соң  Яр Чаллыда шәһәр август конференциясе үткәреләчәк, анда, гадәттәгечә, мәгариф системасы эшенә йомгак ясалачак һәм тармакның иң яхшы вәкилләрен билгеләячәкләр.

Мэр сүзләренчә, чара кысаларында шәһәрнең иң яхшы мәгариф учреждениеләренә премияләр тапшырылачак. Иң яхшы мәктәп, иң яхшы гимназия һәм иң яхшы балалар бакчасы Наил Мәһдиев исеменнән акчалата бүләккә лаек булачак. Шулай ук педагоглар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре дә бүләкләнәчәк.

«Рәхмәт әйтергә урын бар. Яхшы эшләүчеләр, һичшиксез, мораль яктан гына түгел, матди яктан да бүләкләнергә тиеш», – дип ассызыклады Мәһдиев.

Ул билгеләп үткәнчә, премия фонды күләме узган еллар дәрәҗәсендә кала.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча