
Казанда 3-5 августта Укытучылар йортында Россиякүләм остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе форумы була. Анда илнең 55 төбәгеннән 100 кеше катнашачак. Чара Россия халыклары бердәмлеге елында педагогның цифрлы киңлектә мәгърифәтчелек миссиясенә багышланачак.
Педагоглар өчен «Һөнәри эксперт берләшмәсе буларак остаз-мәгърифәтчеләрнең Россиякүләм берләшмәсе. Цифрлы мохиттә дәүләт сәясәтен тәэмин итүдә бердәм алымнар булдыру» белем бирү сессиясе үткәреләчәк. Катнашучылар педагогик медиакоммуникацияләрнең стратегик юнәлеше буларак Россия халыкларының кыйммәтләр бердәмлеге мәсьәләләрен караячак, балалар бакчасының традицияләрне саклаудагы һәм мәктәпкәчә белем бирү елында гомуммилли үзенчәлекне формалаштырудагы роле һәм башка темалар буенча фикер алышачак. Алар шулай ук Россиякүләм остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе эшенә йомгак ясаячак.
Форум кысаларында Россиякүләм остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенең төбәк бүлекчәләре вәкилләре иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдим итәчәк. Әйдәп баручы медиаэкспертлар лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар үткәрәчәк.
Моннан тыш, форумда катнашучылар өчен мәдәни программа планлаштырылган: Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсия һәм «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгына барып кайту.
Үткәрү даталары: 2026 елның 3-5 августы.
Үткәрү урыны: Укытучылар йорты, Казан шәһәре, Подлужная ур., 49 йорт; «Ресурс» 146 нчы лицее, Казан шәһәре, Маршал Чуйков ур., 89 йорт
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


